Түбән Мактама бистәсенең чәчтарашында “Матурлыкка адым" дип исемләнгән парикмахер һөнәре белән таныштыру кичәсе үтте. Оештыручы - Түбән Мактаманың балалар китапханәсе. Кичәдә бистәнең 2-нче санлы мәктәбенең 8 нче класс укучылары катнашты.