25 гыйнвар көнне шәһәребез кунакларын һәм әлмәтлеләрне Россия студентлары көнен билгеләп узарга чакыралар.Чара 18.00 сәг. башлана. Кызыклы программа әзерләнгән: "Яшел фитнес"тан флешмоб, төрле квест-уеннар һәм башка чаралар. Студентлар радиосы чара буена эшләп торачак.
Интерактив мәйданнарда мастер-класслар, акцияләр, фотозона эшләячәк. Чара дискотека белән тәмамланачак.