Әлмәттә «Тоннель» операциясе үтте

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

ЮХИДИ хезмәткәрләре яныннан узучы бер генә машина да игътибардан читтә калдырылмады.

Операция барышында 18 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Алар арасында шоферлык таныклыгы, ОСАГО полисы булмаучылар да, каешын эләктермәүчеләр дә, теркәү дәүләт билгесе күренми торганнары да бар. Ике шоферны аек булмаган хәлдә идарә иткәндә тоткарладылар.

«Тоннель» операциясе ай саен уздырыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәрнең төрле урыннарына басалар. Шоферлар бу турыда алдан кисәтелми. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International