Әлмәттә дүшәмбе киңәшмәсе булып узды

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Киңәшмә күңелле яңалык белән башланып китте – Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев 2016 ел нәтиҗәләре буенча 11 предприятиегә сыйфатлы казанышлары өчен премияләр тапшырган. "ТАНЕКО" һәм “ТаграС- РемСервис"лауреатлар исемлегендә.

Киңәшмәдә контроль-хисап палатасы рәисе Җәмилә Ханмурзинаның чыгышы тыңланды.

 2016 елда  28 контроль-ревизия чарасы үткәрелгән, нәтиҗәдә  192 закон бозу очрагы ачыкланган.

Айрат Хәйруллин барлык өлкәләрдә, аеруча җир һәм дәүләт милкендә, законсызлык очраклары күзәтелгәндә, прокуратура органнарының җитди карашы һәм контроле таләп ителүенә басым ясады.

Алга таба Тайсуган авылы җирлеге башлыгы Марсель Мостафинның чыгышы тыңланды.Авыл темасын дәвам итеп, район башлыгы авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга һәрдаим теләктәшлек күрсәтергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International