Габдрахман авылы җирлегендә халык җыены узды

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

 Габдрахманлылар көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, авыл тормышына кагылышлы сорауларын бирделәр. Очрашуда район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау  вәкаләтен башкаручыТимур Нагуманов, район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән элемтә буенча урынбасары Олег Шабалин, депутатлар һәм районның башка күп кенә службалары җитәкчеләре катнашты.

Бүгенге  көндә Габдрахман авылында 1505 кеше яши, 547 хуҗалык, 8 дача хуҗалыгы исәпләнә.  Хезмәт яшендәгеләр саны 926 кеше, сәнәгатьтә 241 кеше, бюджет өлкәсендә 113 кеше, авыл хуҗалыгында 27 кеше хезмәт куя, пенсионерлар 324 кеше, күп балалы гаиләләр – 14.

Хәзерге вакытта 60 урынлык балалар бакчасының бассейнлы өстәмә корпусы төзелеше дәвам итә. Ветеринария бинасы, полициянең участок инспекторы административ-торак комплексы төзелгән. Бу турыда авыл җирлеге башлыгы Айгөл Габдрахманова сөйләде.  Авыл халкын эчәргә яраклы су белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылган, хәзер габдрахманлыларның йортларына  саф чишмә сулары гына килә. Хоккей корты ремонтланган, музей төзү буенча эш башланган, яңа электр линияләре чыбыклары  сузылган. Авылда яшәүчеләрнең планында парк зонасы булдыру.

Габдрахманлылар авылдашлары, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдиновка, “Татнефть” генераль директоры Наиль Магановка чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

Авыл халкын яшьләрнең мәшгульлеге, эш белән тәэмин ителеше сораулары да борчый. Шулай ук алар велосипед юллары булдыру мөмкинлеге белән дә кызыксыналар.

Җыен азагында авылның иң тырыш, ярдәмчел кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International