Юбилее алдыннан Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни истәлекләрен яңадан торгызу буенча “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән Россия Президенты Владимир Путин, Премьер-министр Дмитрий Медведев очраштылар. Дәүләт башлыгы экс-Президентка тирән рәхмәт һәм олы хөрмәт сүзләре җиткерде.
ТР Президенты Минтимер Шәриповичныүзенең Instargramы аша котлады. «Кадерле Минтимер Шәрипович, туган көнегез белән ихлас тәбрик итэм! Исәнлек-саулык, озын гомер телим. Сезнен белән бергә «Без булдырабыз!» диде Рөстәм Миннеханов.