Әлмәт картиналар галереясендә “Идел йортка кайту” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Нефть башкаласында яшәүчеләр тарихи үткәнебезгә танылган рәссамнарның картиналары аша күз салу мөмкинлегенә ия булды.
Күргәзмәгә Фәрит Вәлиуллин, Рифкать Вахитов, Булат Гильванов, Равил Заһидуллин, Айгөл Мәҗитова, Рөстәм Хуҗинның 100 дән артык эше куелган иде.
Чараның тантаналы ачылышыннан соң рәссам Рөстәм Хуҗин рәсем сәнгате белән кызыксынучы яшьләргә мастер- класс күрсәтте, аларның сорауларына җаваплар бирде.