Район башлыгы Айрат Хәйруллин «ТаграС-РемСервис»ның производство участокларында булды

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Айрат Ринатович предприятие директоры Айрат Закиров, белгечләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә, иң беренче чиратта куркынычсызлык тренажерлары урнаштырылган производство участокларында булды. Скважиналарны ремонтлау буенча технологияләр, электр участогы базасы эшен карады, проект офисында, видеорегистрация һәм технология үзәге эшчәнлеге белән дә танышты. “Әлмәтнефть” идарәсенең 32247 нче скважинасында катламны гидробүлү процессында катнашты.

 2011 елда, ГРП технологияләре белән якыннан танышканнан соң, ТР Президенты Рөстәм Минниханов , нефтьчеләрне профессиональ  яктан югары бәяләде һәм аларның технологияләрен космик  технологияләргә тиңләгән иде.

Соңыннан Айрат Хәйруллин хезмәт коллективы җыелышында катнашты.

 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International