Айрат Хәйруллин: "Экология һәм җәмгыяви киңлекләр елында халыкның үз фикерен ишетү зарур"

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Киңәшмәне ачып, Айрат Хәйруллин, яңа билгеләүләрне әйтеп узды.
Киңәшмәнең төп темасы булып 2017 елга каралган төзелеш программалары кысаларында төзелеш обүектлары белән таныштыру торды.Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов быел социаль ипотека буенча 64 мең кв.метр торак тапшырылырга тиешлеген, 19 мең кв.м - коммерция нигезендә, 72 мең кв. метр шәхси аз катлы торак төзеләчәген бәян итте.

«Территориальный фонд обязательного медицинского страхования РТ» дәүләт  учреждениесе филиалы директоры Әнис Миндаров мәҗбүри иминиятне тормышка ашыруда ООО «СК «АК БАРС-Мед», ООО «СМО «Спасение», ООО СМО «Чулпан-Мед» и 217 медицина оешмасы катнашуы турында хәбәр итте.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә шикаятьләр саны ,  2015 ел белән чагыштырганда, үзгәрмәгән.Барлыгы  82 шикаять теркәлгән, шуларның 43е  (52,4%) нигезле дип табылган.

Айрат Хәйруллин киңәшмәгә йомгак ясап, Экология һәм җәмгыяви киңлекләр елында әлмәтлеләрдән фикерләр көтеп калуын, медицина хезмәте күрсәтүне контрольдә тотарга кирәклеген җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International