Узган ял көннәрендә Менделеевск шәһәрендә бокс буенча IX Бөтенроссия турниры узды. Тренер Раджив Низамиев җитәкчелегендә, Әлмәт "Юность-Девон" клубы спортчылары да ярышларда катнаштылар.
Әлмәт боксчылары “Химик” рингында лаеклы чыгыш ясадылар һәм өч алтын, дүрт көмеш һәм сигез бронза медальләренә ия булдылар.