Түбән Мактама төбәк музеенда “Пионер почмагы” дип исемләнгән күргәзмә эшләп килә. Түбән Мактамада пионер оешмасы 1949 елда барлыкка килә. Бу вакыйга төбәкнең беренче мәктәбе ачылу белән бәйле.
Күргәзмәдә мәктәп предметларын гына түгел, ә аттестатлар, фоторәсемнәр һ.б. архив документлар да күреп була.