Бүген "Корстон" кунакханә комплексы мәйданында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXVI конференциясе узды. Анда узган дүрт елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгарылды.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия" партясе Генераль советы Секретаре, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверов, "Бердәм Россия" БСП ТТБ Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасында депутатлар һәм бөтен республикадан 300 гә якын делегат катнашты. Әлмәт районы делегациясен район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясе Әлмәт районы бүлеге секретаре Айрат Хәйруллин җитәкләде.