Авыл яшьләре спартакиадасы уздыру Әлмәт районы өчен күптән матур традициягә әверелде.
Программа үз эченә 16 төрледән артык спорт уеннарын ала. Туплы команда уенын үз итүчеләр 14 январь көнне 2 нче лицей һәм 21 нче мәктәпкә җыелдылар. Биредә авыл җирлекләреннән килгән 9 ирләр һәм 8 хатын –кызлар командасы финалга чыгу өчен көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча ирләр командасы арасында беренчелекне Түбән Мактама, хатын –кызлар арасында Кичуй командасы алды.