Әлмәт журналистлары һөнәри бәйрәмнәрен итекләр киеп билгеләп үттеләр

2017 елның 14 гыйнвары, шимбә

Бүген Россия матбугаты көне. Узган елдан башлап Әлмәтнең матбугат чаралары хезмәткәрләре аны үзенчәлекле итеп “Мин яраткан Әлмәт” шугалагында билгеләп үтә .

Быел Яңа ел шәһәрчегендәге шугалакта журналистлар өчен кышкы уеннар оештырылган иде. Һәрбер матбугат әһеле ярышларда катнашып, үзенең командасы өчен баллар туплады. Бәйрәм ахырында дипломнар алу да бик күңелле булды.

Бәйрәм белән, хөрмәтле дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International