Татарстан Республикасында 2017 елда җәмәгать урыннарын үстерүгә 2 млрд. сум салынган

2017 елның 14 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасында, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре, 43 муниципаль район катнаша. 2017 елда барлыгы 998 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, РФ Торак кодексы нигезендә 2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте органнары капиталь ремонт буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы буенча эшләргә тиеш, ягъни өч еллык срокка һәм һәр ел саен күрсәткечләр шушы срок кысаларында бүленергә тиеш, шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнде һәм хәзерге вакытта ведомствоара килештерү уза.

Аннары Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры 2017 елда кайбер объектларга планлаштырылган капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде.   

10 һөнәри белем оешмасына (колледжга) ремонт каралган. Финанслау күләме 671,16 млн. сум тәшкил итә.

2017 елда 44 мәдәният учреждениесенә капиталь ремонт ясалачак (финанслау күләме – 338,2 млн. сум).

Татарстан Республикасы районнарында җәмәгать киңлекләрен үстерүнең яңа программасы гамәлгә ашырылачак, ул «Парклар һәм скверлар» һәм «Су саклау зоналарын төзекләндерү» программаларын берләштерәчәк. 2017 елда бу программага Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд. сум бүлү каралган – 45 муниципаль берәмлектә 57 объект.

Быел «Уңайлы мохит» прогаммасы кысаларында системалы эш дәвам итәчәк.  106 объектны җайлаштыру карала, шул исәптән 10 гомуми белем оешмасын (5 мәктәп һәм 5 мәктәпкәчә балалар учреждениесе), гомуми суммасы –  120,87 млн. сум.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә «Салават Күпере» торак микрорайонында ике күп фатирлы йортны файдалануга тапшыру көтелә.

Киңәшмә ахырында ӘМР башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов күп катлы йорт территорияләрендә карның көн саен чистартылып торырга кирәклеген искәртте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International