Әлмәт эчке эшләр бүлеге 2016 елдагы эшчәнлек буенча йомгак ясады

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Киңәшмәдә ТР ның Эчке эшләр министры урынбасары генерал-майор Владимир Изаак, Айрат Хәйруллин һәм эчке эшләр идарәсенең, прокуратураның  җитәкчелек составы һәм башкалар катнашты.

Әлмәт эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция полковнигы Дамир Гарипов билгеләп узганча, узганн елда райондагы оператив хәлне тотрыклы тотуда зур чаралар башкарылган. Җинаятьләрне ачу 74 процентны тәшкил иткән.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин хокук саклаучылар эшчәнлегенә уңай бәя бирде, аларга тынгысыз хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде һәм башкарма комитетның Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International