Инициативалы, креатив фикер йөртүче, яңалыкка омтылучан яшьләребезнең иҗат мөмкинлекләрен ничек киңәйтергә? Республикабыздагы сәләтле егет-кызларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максатыннан инновацион мәйданчыклардан нәтиҗәлерәк файдалану юллары нидән гыйбарәт?
Әнә шундый проблемаларны хәл итү максатыннан, республикабызда 2010 елдан башлап «Безнең Татарстан» дигән яшьләр форумы үткәрелеп киленә. Быел аның җиденчесе узачак. Катнашу өчен заявкалар бирү кампаниясенә старт бирелде. Заявкалар 20 февральгә кадәр кабул ителә. Теркәлү forumtatarstan.ru сайтында алып барыла.