15 февральдә Казанда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов катнашачак.
Эшлекле форум программасы: Ассоциация фермерлары съезды, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары, фән-мәгариф кластеры Координация советы, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, "Заманча җиһазлар һәм агросәнәгать комплексы технологияләре” конкурсы.