2017 елның гыйнварында барлык пенсионерларга түләнәчәк 5000 сум күләмендәге акчалар гыйнвар аеның икенче яртысында биреләчәк.
Бу түләү Пенсия фондындагы документлар нигезендә башкарыла, шуңа күрә район пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итү һәм гариза бирү кирәкми. Әгәр пенсионер ике пенсия ала (мәсәлән, хәрби пенсионер), ягъни берсен - Пенсия фонды, икенчесен көч ведомстволары аша ала икән, бер тапкыр бирелә торган әлеге түләүне Пенсия фонды башкарачак.