Әлмәт районы хуҗалыкларында сөтне арттыру буенча эш алып барыла

2017 елның 7 гыйнвары, шимбә

Әлмәт районы хуҗалыкларында сөтне арттыру буенча эш алып барыла. «Клементейкино» алга куелган планнарны төгәл башкаручыларның берсе. Бүгенге көндә биредә көнлек савым 1500 кг тәшкил итә, бу узган елгыга караганда 820 кг га артык. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, савым арттыруның беренче сәбәбе сыйфатлы азык әзерләү. Хуҗалыкта күпьеллык үләннәр үстерүгә зур игътибар бирелә. Биредә язгы кыр эшләренә әзерлек тә югары дәрәҗәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International