Әлеге конкурс комиссиясе шәһәрнең Яңа елга бизәлешенә бәя бирү өчен килгән иде. Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәүчене ачыклау буенча бәйге 26 декабрьдән 26 гыйнварга кадәр уздырыла. Аның нәтиҗәләре 1 февральдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Бәйге биш номинация буенча үткәрелә. Нефтьчеләр башкаласы быел да Яңа елны үзгә бизәлешләр белән каршы алды. Һәркөнне диярлек бәйрәм программасы уздырылды. Күңел ачу программасы март аена кадәр дәвам итәчәк.