Әлмәттә Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр

2017 елның 7 гыйнвары, шимбә

7 январьдә Православие христианнарының Раштуа бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып ураза тота. Бәйрәм көнендә исә итле ризыклар белән мул өстәлләр әзерләп, кунакка йөрешүләр, кич утырулар, төрле уеннар, күңел ачулар башлана. 
Раштуа уңаеннан, 6 январь төнендә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр гыйбадәтләр кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр куеп, гөнаһларны кичерүне сорыйлар. Өйләрдә мул табыннар артында, туганнар белән бергә матур бәйрәм ясыйлар. 
Әлмәт шәһәрендә Раштуа көнендә Казан Изге Анакай иконасы соборында гыйбадәтләр үтте. Бәйрәм чараларында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты.Православие динендәге әлмәтлеләргә эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International