Әлмәттә урамнарны кардан чистарту буенча эш дәвам итә

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Шәһәр урамнарын кардан чистарту буенча актив эш дәвам итә. 2 январьдән 6 январьгә кадәр нефть башкаласында яшәүчеләрдән 265 шикаять кергән. Шуларның 165е буенча инде чаралар күрелгән. Ишек алды территорияләреннән 3184 куб .м кар чыгарылган. Әлеге эшкә 177 берәмлек техника җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International