Быелгы кышкы каникул чоры җылы һәм карлы булды. Әлмәтнең торак –коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә шәһәр урамнарын тәртиптә тоту өчен көчәйтелгән режимда эшләргә туры килде. 5 январь көнне Нефтьче урамы 11,15,17 нче йорт, Гафиатуллин урамы 2,4,6,8,10,10а,12,12а,14,18,18а,20,22,22а,26 нчы йорт территорияләре чистартылды.
Бүген кар чистарту эше Төзүчеләр, Тельман, Шевченко, Радищев, Совет урамнарында да дәвам итте.