Чираттагы рейд “Чишмә “ хуҗалыгына ясалды. Әлеге хуҗалыкта 777 баш терлек исәпләнә, шуларның 324 се – савым сыерлары. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Наил Усманов билгеләп узганча, былтыргы белән чагыштырганда, хуҗалыкта матур үзгәрешләр күзәтелә.
- Көндәлек савым 1700 литрны тәшкил итә. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, бу 30 процентка артыграк, дигән сүз. Ашламалар, орлыклар да күп итеп сатып алынган. Техниканы язгы чәчүгә әзерләү яхшы куелган. Трактор паркында актив эш дәвам итә, - диде Наил Миргасимович.