Яңа ел балаларга могҗиза бүләк итә. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Камилә Ходайбердинованың хыялын тормышка ашырдылар.Ул хат язып үзенә зур йомшак уенчык, энесе белән сеңлесенә уенчык машина һәм курчак сораган. Бүләкләр белән килгән Кыш бабай һәм Кар кызын күргәч балалар бик сөенәләр. “Бу гаиләбез өчен көтелмәгән шатлык булды, рәхмәт сезгә!” – дип балаларның әти – әниләре үзләренең сөенечләре белән уртаклаштылар.