Кышлату чоры – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен генә түгел, ә җитәкчеләр өчен дә бик җаваплы чор. Бәйрәм көннәре булуга карамастан, авыл хезмәтчәннәре көндәлек эшләрен дәвам иттерәләр.
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Наил Усманов, район башлыгы киңәшчесе Фәрит Миннебаев җитәкчелегендәге комиссия “Чагылтау” хуҗалыгында булдылар.
Биредә бар да тәртиптә. 4 январьга тәүлегенә 90 кг сөт арттырылган, 180 баш савым сыеры бар. Хуҗалык кышлатуга яхшы әзерлектә килгән, дәүләт алдында бурычлары юк, - дип билгеләп узды Фәрит Габидинович.