Әлмәттә Яңа ел чаралары дәвам итә

2017 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Әлмәттә Яңа ел чаралары дәвам итә. Бүген “Шәмсенур” паркында балалар өчен “Әтәч ничек Яңа ел каршылый” дип исемләнгән тамаша куелды. Шунысы игътибарга лаек, спектакльне Түбән Мактама мәдәният йорты каршысында эшләүче түгәрәкләрнең яшь артистлары оештырган иде. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә әкиятне бик яратып карадылар һәм яшь артистларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International