2017 елдан пенсия яше арттырыла

2017 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

2017 елдан дәүләт хезмәткәрләренең пенсия яше ел саен алты айга арттырылып барачак. Нәтиҗәдә, 2032 елга дәүләт эшлеклеләре өчен пенсиягә чыгу яше хатын-кызларга - 63, ир-атларга 65 яшьне тәшкил итәргә тиеш. Башкаларның пенсиягә чыгу яше әлегә үзгәрешсез кала.  Хәзер Россиядә хатын-кызлар өчен пенсиягә 55тә, ә ир-атлар 60 яшьтә чыга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International