Тиздән Әлмәттә технопарк ачыла

2017 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин "Кванториум" балалар өчен технопаркта булып  төзелеш-ремонт эшләренең  барышы белән танышты. Рейд вакытында узган киңәшмәдә бинаның түбәсен җылыту, вентиляция, фасад ясау, кирәкле җиһазлар кайтаруга кагылышлы сораулар тикшерелде.

  "Кванториум" 4 мең квадрат метрлы  бинаны алып тора. Биредә инженерлык сәләте һәм фәнни хезмәт белән кызыксынучы  яшьләргә өстәмә белем бирү үзәге булдыру күздә тотыла. Технопаркны ачу якынча февраль урталарына билгеләнгән.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International