Әлмәттә «КАРЛЫ FRESH» проекты башланды

2016 елның 30 декабре, җомга

#Снежныйфреш хештегы белән билгеләнгән проект кысаларында әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары өчен чаралар киләсе елның март уртасына чаклы дәвам итәчәк ди оештыручылар. 

Әлмәт районы рәсми порталында хәбәр ителгәнчә, 1–7 гыйнвар аралыгында үзәк чыршы янында «Елка янында каникуллар» программасы тәкъдим ителәчәк. Аның кысаларында мәктәп ди-джейлары ярышы, биючеләр бәйгесе, шулай ук «Әкияттә кунакта», «Раштуа» исемле театральләштерелгән тамаша узачак. 13 гыйнвардә массакүләм мәгълүмат чаралары көне булачак. 14 е – Иске яңа ел, 21 – спорт көне. Бу көнне өлкәннәр өчен «С активным долголетием мы встретим столетие!» исеме астында чара оештырылачак. Студентлар өчен дә, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен дә махсус программа әзерлиләр.  

Февраль ае «Ретро көн», «Эшче яшьләр көне», «Гашыйклар көне», «Район көне», шулай ук «Ватаны саклаучылар көне», «Май чалу» программалары белән истә калачак.

Март аенда «Шәфкатьлелек көне», «Халыкара хатын-кызлар көне», «Юмор көне», «Нәүрүз» узачак.

Тагын бер мөһим яңалык – чарага велосипед белән килүчеләр тимераяк алып торган вакытта ташламага ия булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International