Узып баручы елны төгәлләргә санаулы көннәр генә калып барганда, мәктәп укучыларына Кыш бабай күчтәнәчләреннән тыш тагын зур бер бүләк ясалды.
«Дай 5! » – «Бир бишне!» проектының икенче сезонына старт бирелде. Әлеге чарада яшь эшмәкәрләр, IT-белгечләр һәм район җитәкчелеге дә катнашты.
– Без дөрес юлдан барабыз дип саныйм. Балаларны заманча эш башлау
идеясенә әйдәү, эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтү хәзерге конкурентлы заманада бик мөһим. «Стартап башкала» исеменә лаек булуыбыз бу өлкәдә безне тагын да тырышып эшләргә этәрде. Яңа елда безне яңа эшләр, яңа проектлар, яңа җиңүләр көтә. «Дай 5! » – «Бир бишне!» технологик эшмәкәрлек нигезләренә төшендерүдә без быел бер Әлмәтне генә түгел, ә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары укучыларын да колачларга планнаштырабыз. Теләкләре һәм сәләтләре булган укучыларга һәрвакыт юл ачык, без һәрберегезгә ярдәм итәргә әзер, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин укучыларны Яңа еллар белән тәбрикләп.
Онлайн мәктәпнең икенче сезонын ачу тантанасында шактый билгеле һәм IT өлкәдә уңышларга ирешкән эшмәкәрләр һәм программистлар чыгыш ясады.
2017 елгы «Дай 5! » – «Бир бишне!» онлайн укуларга килгәндә, ул быелгысыннан бераз үзгә булачак. Тиз арада зур уңышларга ирешеп, үз эшләрен җәелдерә алган эшмәкәрләр белән очрашулар, экспертлардан мастер-класслар, программалау һәм технология буенча, әле моңарчы ишетелмәгән яңа «Start in Garage» уку курслары булыр дип көтелә. Проектларга осталар билгеләп, аларны азаккача озата барулар да оештырылачак. Һәм иң кызыгы- беренче табышны оештыручылар быел 3 ай эчендә алырга планнаштыра!
Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы