Әлмәт шәһәренең балалар шифаханәсендә йөкле ханымнарны бушлай дарулар белән тәэмин итү өчен 1,8 млн.сум тотылачак. Әлеге тендер РФ дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Дарулар Лермонтова урамы, 16нчы йортында урнашкан 268нче аптекада биреләчәкләр.