"Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт җирлеге бүлеге башкарма комитеты "Әлү, "Бердәм Россия" Кыш бабае тыңлый" яңа ел акциясе үткәрде. 4тән алып 14 яшькә кадәр балалар Кыш Бабай белән элемтәгә керә алалар. Ике сәгать эчендә балалар телефоннан Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үзләренеә хыяллары һәм теләкләре белән уртаклаштылар. Беренче шалтыраткан 30 бала баллы яңа ел бүләкләренә ия булдылар.