Әлмәт хатын-кызлар советы балаларны сөендерде

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел алдынан әкият яки концерт номеры карау, шугалакка барып кайту гади балалар өчен әллә ни зур могҗиза булмаса да, көннәрен күп очракта өйләрендә уздырган авыру балалар өчен мондый тамашалар көтеп алынган чын могҗизага әверелә.

Музыка көллияте коллективы да, студентлар да моны бик яхшы аңлый. Ел да алар тырышлыгы белән хәйрия чаралары уза. Быелгысына да 25 баланы Яңа ел әкияте карарга чакырган булганнар.

- Мондый очрашулар бездә беренче тапкыр гына узмый. Бирегә балаларны чакырып аларга бәйрәм оештыру матур бер традициягә әверелде инде. Быел гына да шушы әкият белән балалар йортында,  Рус Акташындагы интернат-мәктәптә, балалар сырхауханәләрендә булдык. Физик мөмкинлекләре чикле, авыру балаларга андый тамашалар тансык, - диде тәрбия эшләре буенча музыка көллияте директоры урынбасары Марина Галкина.

Яңа ел бәйрәмнәренең һәммәсе дә Кыш бабай белән Кар кызы күчтәнәчләрен өләшеп тәмамлана. Бу юлысы да баллы букчаларны физик мөмкинлекләре чикле нарасыйларга алар таратты. Хатын-кызлар советы әзерләгән бүләкләр һәм бәйрәм мизгелләре назга һәм гап-гади җәмәгать игътибарына сусаган сабыйлар күңелендә әле озакка сакланыр...

Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International