Әлмәт шәһәре кан салу Үзәгендә яңа ел алдыннан волонтерлар катнашында донор акциясе үтте. Беренче тапкыр кан бирүчеләргә донор картасы бирделәр, шулай ук донорлар бүләккә ия булдылар. Быел иң күп кан бирүчеләр яшьләр булды.