Яңа ел алдыннан Әлмәт урамнары көннән-көн бизәлә, матурая бара. Шәһәребез бизәлешенә ПАО "Татнефть" зур өлеш кертә. 25 декабрь көнне Әлмәттә НГДУ "Елховнефть" карамыгында булган "Иске Әлмәт" мәдәният йорты каршында яңа ел чыршысы ачылды. Тантанада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән аның урынбасары Наҗия Хәйдарова тәбрикләде.