Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән киңәшмә үткәрде.Баштан узган атнада үткән чараларга нәтиҗә ясалды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов 2017нче елның гыйнварыннан гамәлгә керәчәк яңа законнар белән таныштырды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Подовалов муниципаль сатып алулар буенча 2016нче елның нәтиҗәләре белән таныштырды.