Әлмәттә Яңа ел бүләкләрен өйгә китереп бирәләр

2016 елның 23 декабре, җомга

Әлмәт район Советы һәм башкарма комитеты кайбер социаль яктан якланмаган балаларга Яңа ел бүләкләре тапшыра.

Болар – сәламәтлекләрендә тайпылыш булган балалар, эшләмәүче, аз тәэмин ителеш буенча пособие алучы күпбалалы аналар балалары, аз тәэмин ителеш буенча пособие алучы эшләмәүче ялгыз аналар балалары, эшләмәүче инвалид балалары. Бүләкләр өйгә барып тапшырыла.

Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International