Таркаев исемендәге премияне беренче булып әлмәтле алды

2016 елның 23 декабре, җомга

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының йомгаклау утырышында беренче тапкыр Таркаев премиясен тапшырдылар.

Танылган сәясәтче, галим, бизнесмен, сәүдә-сәнәгать палатасына нигез салучыларның берсе булган Александр Таркаев исемендәге бүләккә лауреат халыкның тавыш бирү юлы белән сайланды. Тәкъдим ителгән 14 кандидатурадан Таркаевча эш алып баручы (намуслы бизнес һәм сәясәт) 5 кеше сайлап алынган. Алар арасында әлмәтле – “СМП-Нефтегаз” хуҗасы Фоат Комаров та бар. Фоат Фәһимович күп еллардан иганәчелек белән шөгыльләнә. Төрле иҗтимагый проектларга гына да 1 миллиард сумлап акча җибәрелгән. Аңа 100 мең сумлык премия белән Таркаеф фонды медале дә тапшырылды, ә калган 4 кешегә дипломнар бирелде.

Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International