Әлмәттә республикабыз имам-мөхтәсибләре өчен оештырылган 3 көнлек квалификация курслары тантаналы төгәлләнде

2016 елның 23 декабре, җомга

Әлмәт мөхтәсибәтендә республикабыз имам-мөхтәсибләре өчен оештырылган 3 көнлек квалификация күтәрү курслары тантаналы рәвештә мул табыннар артында тәмамланды. Бу көнне "Нефтьче" мәдәният сараенда мөфтият вәкилләре, республикабызның имам-мөхтәсибләре, Әлмәт районы имамнары, мәдрәсә укытучылары катнашында Мәүлид бәйрәменә багышланган чара үтте.  ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөфтият исеменнән Әлмәт районы имамнарына Рәхмәт хатлары тапшырды. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов үзе исеменнән  урынбасары Җәмил хәзрәт Хәлирахмановка Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International