Казанда бүген «Спортивные надежды Татарстана» чарасы булып узды. Анда яшь спортчылар, аларның тренерлары, спорт функционерлары һәм спорт ветераннары катнаштылар.
“Бүген без нәтиҗәләр ясыйбыз һәм алдагы елга бурычлар билгелибез. Сез – безнең киләчәк”, - дип мөрәҗәгать итте спортчыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов үзенең видеокотлавында.
Җиңүчеләр арасында Әлмәт спортсменнары - "Юность" ДЮСШ мәктәбе һәм "Девон" клубы спортчысы Яков Бодрягин һәм аның тренеры Раджив Низамеев да бар.