Яңа ел алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы белән "Кыш бабайга ярдәм ит" акциясе башланды. Шәһәребездә "Кыш бабай почтасы" исеме белән махсус тартмалар урнаштырылды, аларга балалар үзләренең теләкләре язылган хатларны сала ала. Әлеге тылсымлы тартмалар "Яраткан Әлмәтем" шугалагында, шәһәребезнең паркында, Әлмәт дәүләт драма театры, "Иске Әлмәт" мәдәният йорты һәм "Гадел хөкем йорты" каршында урнаштырылган.