Бүген тантаналы рәвештә Казанда Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы Ассоциациясенең XI cъезды узды. Әлеге чарада Әлмәт делегациясе район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика спорт-бәйгесендә җиңүчеләргә яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел бәйгегә 206 гариза тапшырылган булган. Муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеген җирлектәге халык санына, салымнан һәм салымнан тыш кергән табыш, терлек исәбе, торак төзелеше, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программаларында катнашуга карап бәяләнгән.
Муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары безнең республиканың нигезе булып тора, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә. “Сез мөһим эшне башкарасыз, ансыз тотрыклы яшәешне, республиканың системалы үсешен тәэмин итү мөмкин булмас иде. Шуңа күрә сез республиканың гына түгел, ә ил күләмендә дәүләт хакимияте системасында иң мөһим буыннарның берсе”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты муниципаль берәмлек башлыкларына.
Рөстәм Миңнеханов смотр-бәйгедә җиңүчеләргә барлыгы 100 автомобиль ачкычы тапшырды. Ул автомобиль паркын яңарту җирле үзидарә органнары эчшәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрергә этәргеч булыр дигән ышанычын белдерде.
“Узып баручы елны без лаеклы нәтиҗәләр белән төгәллибез дип уйлыйм. Тулаем төбәк продукты, сәнәгать җитештерүе күләме, төп капиталга инвестицияләр кертү күрсәткечләре үсеше күзәтелә. Төп параметрлар буенча без әле дә Россия төбәкләре арасында алдынгы рәтләрдә барабыз. Бу - хакимиятнең барлык органнары уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Әлмәт муниципаль районының 3 җирле үзидарәсе дә бүләккә ия булды. Рөстам Миңнеханов Бута, Васильевский, Иске Суркино авыл җирлеге башлыкларына автомобиль ачкычы тапшырды.