Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә антитеррористик комиссиясе утырышы үтте. Айрат Ринат улы яңа ел бәйрәменә багышланган чараларда елдан ел катнашучылар саны артканнан арта баруын, шул сәбәпле иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү әһәмиятен ассызыклады. Җыелышта 15декабрьдән 15нче гыйнварга кадәр Әлмәт муниципаль районында янгынга каршы режим кертелү , шәһәребезнең автовокзалында иминият чараларын булдыру турында сүз барды. Түбән Мактамада һәм Рус Акташында терроризм һәм экстремизм профилактикасы турында чыгышлар тыңланды.