Социаль яклау идарәсе социаль приют балалары өчен оештырылган хәйрия акциясендә катнашырга чакыра. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге акция кысаларында әлмәтлеләр музыкаль инструментлар тапшыра алалар.
Музыкаль инструментларны социаль яклау идарәсенең 208 нче кабинетына китереп тапшырырга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 32-45-06.