Быел, узган елдагы шикелле үк, шәхсән район башлыгы Айрат Хәйруллинның кушуы буенча, 10331 мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр тапшырачаклар.
Яңа ел алдыннан әлеге бүләкләрне тапшыру дәвам итә. Шушы көннәрдә Филипповлар, Надеевлар, Бикбулатовлар гаиләсендә Кыш бабай һәм Кар кызы булып киттеләр. Гаиләләрдә тәрбияләнүче барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды.
Әти-әниләр әлеге матур традицияне тормышка ашыруда зур өлеш кертүче Айрат Ринатовичка һәм бүләк алучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.