Әлмәтлеләр JuniorSkills җиңүчеләре

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Әлмәттә JuniorSkills стандартларының «мехатроника», «электромонтаж» и «инженерлык дизайны» компетенцияләре буенча төбәк чемпионаты этабы төгәлләнде.

“Киләчәк Татарстан көллияте” мәйданчыгында 10 шәһәр һәм районнан 60 тан артык укучы катнашты. 10 нчы мәктәп укучылары ике компетенция буенча иң яхшылар булып танылды. “Мехатроника” да үз төркемнәрендә Самат Гарифуллин һәм Владислав Жалин, «инженерлык дизайны»нда Вадим Петряев һәм Данил Салиев, Ильнур Сибгатуллин һәм Рамил Газизов җиңү яуладылар. Алар хәзер Казанда февраль аенда узачак чемпионат этабына әзерләнәләр.

Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International