Әлмәттә имам-мөхтәсибләр өчен квалификация күтәрү курслары бара

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Бу көннәрдә Әлмәт мөхтәсибәтендә республикабыз имам-мөхтәсибләре өчен оештырылган 3 көнлек квалификация күтәрү курслары бара. Әлеге курс үзара тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу һәм дини эшләрне оештыру хакында сөйләшү максатыннан үткәрелә.

Бүген әлеге курс кысаларында  хәзрәтләребез ике тренингта катнашты. Беренчесе ораторлык осталыгы буенча булды. Аны танылган сүз остасы, алып баручы, артист Фәнис Жиһанша алып барды. Ул  тыңлаучыларга аңлаешлы итеп сөйләү, фикерләрне дөрес житкерү ысуллары, нинди урыннарга басым ясарга кирәклеге, халык белән элемтә урнаштыру юллары турында сөйләде. Шулай ук дикция очен махсус күнегүләр курсәтте. Икенче төркем хәзрәтләр исә фандрайзинг ысуллары белән таныштылар. Аны бизнес-тренер Илья Шубников алып барды.

Чыганак: http://dumrt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International