Эталон участоклары буларак Әлмәт ГРЭСы, Әлмәт электр челтәрләренең диспетчерлык службасы һәм мәгълүмати технологияләр службасы чыктылар.
Җыелганнарның игътибарын басым агрегаты җәлеп итте. Эмиль Ибраһимов һәм Ильяс Богданов үзләре уйлап тапкан әлеге агрегат икенчел чималдан ясалган. Алар тарафыннан тагын җиһазлар уйлап табылган. Бу – тимердән ясалган махсус киемнәр киптерү җайланмасы һәм кече аз көчәнешле җылыту элементы.
Чара Әлмәт электр челтәрләре хезмәткәрләрен тәбрикләү белән тәмамланды.